news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов эчеп тә, сугышып та, талашып та булмый торган кешесен күрсәтте

news_top
Салават Фәтхетдинов эчеп тә, сугышып та, талашып та булмый торган кешесен күрсәтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Салават Фәтхетдиновның Уфада узган туган көн концертына, үзенә әйтмичә генә, сюрприз ясап, сәхнәдәш дусты Айдар Галимов килгән. Салават Фәтхетдинов концертта инде үзен игълан итәләр дип уйлый, микрофоннар алып, сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Әмма аның урынын тиз генә Айдар Галимов ала. Сәхнәгә менгәнче, дустын кочаклап, котларга да өлгерә.

Ахырдан Салават Фәтхетдинов дустына рәхмәт сүзләре белдергән.

«Кызым: «Әти, программада «махсус кунак» дип язылган. Кем соң ул?» – ди. Берәрсе килмәгәндер, минәйтәм.
Айдар, беренчедән, чакырылмаган кунак… үзең аңладың инде. Аллаһ боерса, синең туган көнең җиткәч, мин дә әйтмичә генә килеп, концертыңны бозармын әле (көләләр).

Без Айдар белән сәхнә юлын бергә башладык. Шунысын да әйтәсе килә – бу кеше белән бер дә кызык түгел. Эчеп тә, сугышып та, талашып та булмый, – дип шаярткан ул аны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар