news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Буа Сабан туенда: «Акыллы кеше Сабантуйда аек килеш җырламый»

news_top
Салават Фәтхетдинов Буа Сабан туенда: «Акыллы кеше Сабантуйда аек килеш җырламый»

Салават Фәтхетдинов Буа Сабан туенда Фирзәр Мортазин турында мәзәк сөйли. Видеоны " target="_blank">«Буа кызлары» «ВКонтакте» төркеменә куйган.

Имеш, Фирзәр Мортазиннан сорыйлар:

– Эчкән килеш җырлый аласызмы?

 – Җырлыйм!

 – Ә 2 кырлы стакан эчсәгез?

 – Җырлыйм, – дип әйтә ди.

 – Ә 3 стакан эчсәгез? – дигәч, «Менә җырлыйм бит әле», – дигән, ди. 

Шуның сыман мин дә бүген, акыллы кеше Сабантуйда аек килеш җырламый иде инде, ну ярар, – ди Салават һәм  чираттагы җырын җырлый. Аннары «илебезгә якты көннәр насыйп итсен» дип, «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкара.

Аннары ул  эчкечелек темасына тагын бер сүз кузгата. «Бу җырны белмәгән бер исерек юк» дип, «Салкын чәй»не җырлый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июнь 2023
    Исемсез
    Молодец узенэ.Хэерле гомер бирсен Аллаhым,исэн сау булыйк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар