
Башкортстанның Бүздәк авылыннан килгән тамашачы ханым Салават Фәтхетдиновка татлы күчтәнәчләр һәм үз бакчасыннан чәчәкләр бүләк иткән, соңыннан битеннән үбеп тә алган.
«Үз бакчамнан чәчәк җыйдым, чәчәк үстердем сезгә бүләк итәр өчен генә! Бүздәкнең чияләре белән кайнатма, сары май. Ләйсән (җырчының хатыны) белән бергә чәй эчәрсез», – ди тамашачы ханым.
«Эх, теге вакытта булса… Хәзер шул инде: әле уң биттән, әле сул биттән», – дип шаярткан Салават Зәкиевич.