Бу көннәрдә Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертлары гөрли. Форсаттан файдаланып, Салават Фәтхетдиновның укучысы Рафил Җәләлиев остазы белән кыска гына әңгәмә корып алган. Анда Салават Фәтхетдинов үзтәнкыйть, хәзерге заманда популярлашу һәм ясалма фәһем турындагы фикерләрен җиткерә.
Салават Зәкиевич, сездә үзтәнкыйть дигән әйбер бармы?
Минем әле беркайчан да үземнән кәнәгать булганым юк. Моны минем белән бергә эшләгән, яшәгән кешеләр әйтерләр. Мин үз-үземә бәя бирә алмыйм. «Вәт, Салават булдырган», - дип әйткәнем юк әле Салават Зәкиевичка.
Үз җырларыгызны тыңлыйсызмы?
Тыңламыйм (көлә). Мин Фирзәрне тыңлыйм.
Бөтенләй дә җырлыйсы килмәгән чаклар буламы?
Юктыр. Иң рәхәте - сәхнәдә, эшләгәндә, җырлаганда.
Сез шунда ял итәсез?
Шунда ял итәм, ярый әле сәхнә бар.
1980-1990 елларда танылу җиңелрәк идеме, яки хәзерге заманда танылу өчен мөмкинлекләр күбрәкме?
Хәзер җиңелрәктер, чөнки зәвык үзгәрде. Кайвакытта халыкка нәрсә кирәген белеп булмый. Уйлыйсың инде, мин бу җырчыны мәңге укырга алмас идем, дисең. Моңа «3»ле дә куеп булмый хәтта, дисең. Менә шуңа халык агыла.
Димкә, халыкка ул кирәк.
Юк, бөтен халыкны гомумиләштерергә ярамый. Моңсызлар да бар бит. Моңсызлар да бар – аларда да халык. Моңлылар да бар. Күрәсең, моңсызларга да кирәктер андый кешеләр.
Ясалма фәһем, социаль челтәрләр музыканы үзгәртте дип әйтеп буламы? Аларның музыкага тәэсире бармы?
Мин инде моны күптән әйтәм. Мин беренче көннән башлап ясалма фәһемгә каршы. Булсын ул авыл хуҗалыгында, медицинада, бәлки, хәрби юнәлешләрдә. Сәнгатькә бу нык комачаулаячак. «Искусство не бывает искусственным». Безнең кадер артканнан артачак әле.