news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Бездә карлыган җитеште»

news_top

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның бакчасында карлыган җитешкән. Ышанырсызмы, юкмы, ләкин җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә шулай дип сөйли.

«Дуслар, сездә ничектер, бездә инде карлыган җитеште. Без елына өч тапкыр җыябыз. Әнә, Әлһия апаның чиләге инде тулган. Июльдә бер тапкыр җыябыз, сентябрьдә бер тапкыр. Сортын әйтә алам, килегез. Дөнья яшәрә, дөнья матурая», – ди ул видеода.

Чыннан да карлыганмы икән бу, әллә инде чәйгә салу өчен карлыганның яшәрә башлаган яфракларымы? Ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар