Җырчы Салават Фәтхетдинов кәкрәеп, зур булып үскән кыяр тотып фотога төшкән. «Бу эсседә кыярларның да «башы киткән», ахры», – дип чын күңелдән елмая артист, уңышны күрсәтеп.
Кыярның зурлыгына халыкның исе киткән. «Абау! Уңгансыз да инде! Булдырасыз! Ризыкка язсын! Тәмле булсын»; «Без 35нче сезонны көтәбез. Ә Салават, эсседә күзләрен тондырып, кыяр үстерә. Маладис, булдыргансың»; «Булганнан бар да була, кыяры да кыяры Салаватның!» – дип мактаганнар җырчыны.
«Моның, киресенчә, башы артык эшли башлаган», – дип каршы төшкән аңа Раилә Яруллина дигән «подписчигы». «Менә безнең кыярларның «башы киткәч», корып беттеләр», – дип уфтанган ул.
Уңганрак бакчачы ханымнар бер карау белән кыярның сортын да әйтеп биргәннәр.
«Зозуля», «Апрельский», «Июньский» сортлы кыярларның, вакытында жыймасаң, шулай»башлары китә», – дигән Әнүсә Талипова. «Вак сорт утыртырга иде... 12-17 сантиметрлыны», – дип киңәш биргән Әнзия Зәйнетдинова.
Ринат Гәрәев дигән бер язылучысының гына кыярга исе китмәгән, аның эчен Салаватның ярымшәрә йөрүе пошыра. «Үзеңнеке китә күрмәсен инде, Салават, тиз генә футболкаңны киеп куй», – дип язган Ринат.