news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов «Башкорт хуҗабикәсе» тәкъдименнән баш тарткан

news_top
Салават Фәтхетдинов «Башкорт хуҗабикәсе» тәкъдименнән баш тарткан
социаль челтәрләр

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова Уфа клиникаларының берсендә очраклы рәвештә генә җырчы Салават Фәтхетдиновны күргән һәм аңа кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

«Салават Зәкиевич, мин Башкортстанда үземнең блогымны алып барам. Сезне «Йолдыз белән бер көн» сәхифәсенә төшерәсем килә», – дип килгән ул җырчы янына, батырлыгын җыеп.

Ләкин Салават Фәтхетдинов, кулы белән генә ишарәләп, блогерның бу тәкъдименнән баш тарткан. Видеода Салават Фәтхетдиновның клиникага үзенең баянчысы Альфред Якшимбетов белән килүе күренә.

«Бу клиникага танылган артист белән фотога төшәр өчен булса да килергә була икән. Мин инде 2 ел Салават Фәтхетдинов белән элемтәгә керергә тырышам. Номеры юк, аның концерт директоры, ярдәмчеләренә язам. «Аның вакыты юк», – диләр, гел баш тарталар. Ярар, мин кем инде андый артистлардан интервью алырга. Менә шулай, сөйләшеп булмады Салават Фәтхетдинов белән, ә мин шундый шатланган идем аны очратуыма», – дип кәефсезләнгән блогер.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2024
    Сирень
    Әрсез хатын
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Эдем колкесенэ каласы килмидер, дорес эшлеген
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар