Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Бәрәңгене 22 сентябрьдә генә алырга кирәк»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: «Бәрәңгене 22 сентябрьдә генә алырга кирәк»
"Татар-информ" архивы

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты социаль челтәрләрдә берникадәр вакыт югалып торган иде. Менә, ниһаять, тамашачысын һәм виртуаль дусларын сөендереп, Салават әфәнде шәхси аккаунтында видео урнаштырган.

«Сәлам, кадерле дуслар... Без яңадан монда әйләнеп кайттык, Аллага шөкер. Көн саен булмаса да, ике көнгә бер сезгә үземнең яңалыкларымны, хәбәрләремне әйтеп торырмын. Хәзергесе иң зур яңалык – бөтен халык бәрәңге ала. Ә мин сезгә тәкъдим итәм: бәрәңгене 22 сентябрьдә генә алырга кирәк! Чөнки, 19ы, 20се, 21е мин Камал театрында җырлыйм. Килегез, бергә-бергә сөйләшик, киңәшләшик. Ничек бәрәңгене алырга икәнен мин сезгә аңлатырмын», – дип сөйләгән җырчы, көлемсерәп.

Бик күпләр әлеге видеоны карап, көлгән, алкышлаган һәм йөрәк формасындагы «смайлик»лар җибәргәннәр.

«Әйтсәгез, каты әйтәсез инде...», «Бүген генә хезмәттәшләргә әйтеп утырган идем, Салават абыйдан башка Инстаграмның яме бетте, дип», – кебек комментарийлар язганнар.

Бәрәңгегә килгәндә, бик күпләр зур эштән котылып, бакча эшен тәмамлап куйган икән инде.

«Алдык, Аллага шөкер», «Алып, базга төшереп, эшен бетереп куйдык, Зәкиевич», «Элек бәрәңгене шул вакытларда ала идек шул. Быел сабагы тиз корыды, иртә аласы булды», – дип язганнар андыйлар.

«Без әле бәрәңге алмадык, 22сен көтәбез», «Җәй буе бәрәңгене кортлар ашадылар. Өч тапкыр агу сиптек – файдасы булмады. Нинди агу бар икән «мощный», әйтегезче, Салават абый», «Безгә килеп, безнең бакчада бәрәңге алып күрсәтсәгез, өч көнендә дә концертка барырга риза», – диючеләр дә булган.

Ә берәү бөтенләй шигырь юллары сузган:

«Салават әйтү буенча,

Әле иртә, бәрәңгене алмагыз!

Салават өч көн концерт куя,

Концерт күрми калмагыз!..»

Салават Фәтхетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100