Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Альфред Якшембетовның хатыны гаепле булмавы турында сөйләде

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Альфред Якшембетовның хатыны гаепле булмавы турында сөйләде
Фото: "Татар-информ" архивы

Казанда танылган композитор, баянчы Альфред Якшембетов җырларыннан торган зур концерт узды. Салават Фәтхетдинов, аның беренче җырын сәхнәдә җырлаганда, тамашачыга: «Ошамаса, кул чапмагыз, җыр язып азапланмасын», – дигән булган. Бүгенге көнгә композитор 600дән артык җырга көй язган.

Сәхнәгә иң соңгы булып Салават Фәтхетдинов чыкты.

«Сез моны «Альфредның җыр кичәсе» дип уйлыйсыздыр. Түгел. Бу кичә Альфред өчен әзерләнмәгән. Менә Альфредның тормыш иптәше Наилә Якшембетова – бик тырыш, тыныч, гыйбрәтле ханым. 3 гыйнварда Наиләгә 18 яшь тула, аның хөрмәтенә оештырылган әйбер бу. Без җырларбыз, син тыңлап тор. «Наилә ниндирәк хатын икән?» –дип утырсагыз, Альфреңның чәче коелганга Наилә «непричем». Хөрмәткә лаеклы гаилә. Альфред белән мин 43 ел танышлар. Бергә эшлибез, бергә яшибез», – диде Татарстанның халык артисты һәм Наилә ханымны концерт башында ук сәхнәгә чыгарып куелган, әмма буш торган кәнәфигә утыртып куйды.

Халык Наилә Якшембетованы алкышлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100