Салават Фәтхетдинов һәм Артур Исламов «Ак болытлар җырын» дуэтта яздырган. Җыр әлегә чыкмаган, аның бер кисәген Артур Исламов социаль челтәрдә урнаштырды.
«Артур, быел абыйның август концертларында яңа сезонда чыгыш ясагыз әле», «Гөлсем Бикбулатованың искиткеч җыры», «Җыр кайчан чыга», «Ностальгия, балачак җыры, ул вакытта әти-әни бу җырны тыңлый иде.», «Балачактан бу җырны яратам», – дип бик күп комментарийлар язганнар тамашачылары.