Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның улын татарча белмәүдә гаеплиләр

Салават Фәтхетдиновның улын татарча белмәүдә гаеплиләр

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның улын татарча белмәүдә гаеплиләр
Салават Фәтхетдинов Монакода ял итә. Ул агачларны ак төскә буяганнарын, үлән өстенә мамык түшәгәннәрен төшереп алган.

"Бер кар күрергә тилмереп яшиләр, мескеннәр. Үзебезнең Татарстаныбызга җитми инде", - дип шәрехли ул видеога төшергәндә.

Укучылары аны куәтләгән.

"Нигә күчтәнәчкә кар алып бармадыгыз?"
"Чаллыда - минус унсигез. Йөрмәгез читтә карга, суыкка интегеп".
"Мескеннәр шул Манокалар".
"Мескеннәр. Кар чистарту да юк, мунчадан чыккач өйгә кайта-кайта чәч туңдыру да юк. Итек нәрсә икәнен дә белмиләр. Таудан ләгәнгә утырып шууны бөтенләй күз алдына китерә алмыйлар!"

Кайберәүләр исә Салаватның үзен кызганган.
"Шундый матур бәйрәмдә ник әллә кайларга киттегез? Елга бер була торган бәйрәм бит. Кызганыч".

Ә кайбер укучылар Салаватның улы әтисе белән русча сөйләшкәнгә игътибар иткән.

"Улың татар телен белми мәллә?"
"Хәзер атказанган татар артистларының балалары да татарча белми".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100