Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котлыйлар: «Аның белән кыен дә, рәхәт тә»

Җырчы үзенең гомер бәйрәмен беренче тапкыр туган якларында уздырачак. Бүген Уфаның Яшьләр сараенда җырчының зур концерты көтелә.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котлыйлар: «Аның белән кыен дә, рәхәт тә»
Рамил Гали

Бүген Салават Фәтхетдиновның туган көне. Җырчы үзенең гомер бәйрәмен туган ягы Башкортстанда, тамашачысы белән уздырачак дип язган идек. Кайнар котлаулар, дәртле туган көн җырларын Уфа сәхнәсендә яңгыратыр алдыннан, җырчының сәхнәдәшләре һәм укучылары легенданы инстаграм аша да тәбрик итмичә кала алмаган, әлбәттә.

Иң озын котлауны, фотолар куя-куя, Данир Сабиров язган. Үз сүзләре белән әйткәндә, Салават абый — Данирның артист булып формалашуында зур роль уйнаган кеше.

«2005 елда бию бүлегеннән Салават абыйның татар эстрадасы актерлары бүлегенә күчтем. Салават Зәки улы белән кыен да, рәхәт тә. Уйламаган җирдән котырып китәргә мөмкин. Көтмәгәндә мактарга. Ни дисәң дә, аның белән аралашу үзе бер дәрес. Мин телим сезгә саф мәхәббәт. Ләйсән Рәсим кызы белән яратып һәм яратылып яшәгез. Сез минем пародияләремнең төп герое. Рәхмәт булганыгызга. Сау-сәламәт була күрегез берүк. Телебез, иҗатыбыз, милләтебез мәңгелек булып, һәрберебез үз хатыннары белән генә куансыннар», — дип үз стилендә язып котлаган остазын артист.

Баянчысы Альфред Якшимбетов та Салаватның үзе белән бер көнне туган икән. Данир Сабиров «бөдрә чәчле Альфред абый»ны да гомер бәйрәме белән тәбрик иткән.

Остазына котлау сүзләрен Ришат Фазлыйәхмәтов белән Рифат Зариповлар да юллаган.

Якын дусты Раил Садриев: «Туган көнең белән, брат. Озын сүзнең кыскасы — үземә нәрсә телим, сиңа да шуны телим! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын», — дип язып куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100