news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның сыеры туган көненә бүләк ясаган

Җырчы яңа туган бозауны күрсәтә. 

news_top
Салават Фәтхетдиновның сыеры туган көненә бүләк ясаган
Рамил Гали

Салават Фәтхетдиновның сыеры бозаулаган. Җырчы инстаграмга яңа туган бозауны куйган. «Бүген туган көнем. Әле бер бүләк бирүче дә юк иде. Сыер, иң беренчеләрдән булып, бозау бүләк итте», — дип сөенә артист. 

«Авыл малае икәнлегең әллә каян күренә», «Сыер бозаулау зур бәйрәм инде ул», «Тана-бозау булса, үзем алам», «Менә кайда ул җан тынычлыгы», «Бәрәкәтле мал булсын», «Менә бит, бөтен йорт хайваннары да бар. Ит, сөт хәләл, Салават, тырыш икәнлегегез күренә. Май чүлмәге тышыннан билгеле», — дип яза җырчының инстадуслары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар