Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның “Инстаграм” битен кем алып баруы билгеле булды

“Инстаграм”га чүп-чар кую яклы түгел мин”, – диде артист.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның “Инстаграм” битен кем алып баруы билгеле булды

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның “Инстаграм” битендә 88 меңгә якын язылучы бар. Мэтр беренче фотосын 2017 елның 16 гыйнварында элгән.

Җырчы шәхси битен үзе алып барамы яки ярдәмчеләре эшлиме? Бу сорауга ул “Татар-информ”га җавап бирде.

– “Инстаграм” битен үзем алып барам. Җитешмәгән вакытта Рөстәмгә кушам. Улым алып бара. Минем белән бергә йөрүче ярдәмчем бар, ул да булыша. Без гастрольдә вакытта, Казанда бер ярдәмчем кала. Кайвакытта алар миңа җибәрәләр мәгълүматны. Болай, башлыча үзем алып барам.

Менә кичә “Форсаж”га бардык. Автоспорт буенча ике Россия чемпионы Айдар Нуриев белән Рөстәм Фәтхетдинов тренировка ясады. Үзе бер кызык әйбер булып чыкты. Шуны үз битемә элеп куйдым.

“Инстаграм”га теләсә нәрсә элеп, кешенең башын катырасым килми. Гаиләгә, сәнгатькә, милләткә кагылышлы әйберләр генә куям. Чүп-чар белән кешенең башын катырмаска тырышам”, – диде Салават Фәтхетдинов.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100