news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның хатынына мактаулы исем бирделәр

Ләйсән Фәтхетдиновага зур бүләкне Татарстан Президенты тапшырган.

news_top
Салават Фәтхетдиновның хатынына мактаулы исем бирделәр

Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән ханымга мактаулы исем биргәннәр. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Ләйсән Рәсимовнага мактаулы исемне Президентыбыз үзе тапшырды. Мин эшли алмаган эшләрне эшләп, мине саклап, яклап йөрүче хатыныма зур рәхмәт», дип яза Салават Фәтхетдинов.

Инстачылар нинди исем икәнен сорап-сорап караса да Салават Зәкиевич җавап язмаган. Инстаграмдагы пост бер сәгать эчендә ике йөзгә якын комментарий җыйган инде. Кемдер котлаулар яза, башкалары ни өчен биргәннәр дип баш вата.

«Салават» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Фәтхетдиновага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирделәр. Әлеге мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгының 1 февральдә Камал театрында узган еллык йомгаклау утырышы вакытында билгеле булды. Ләйсән Фәтхетдиновага дәрәҗәле исем таныклыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар