news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның хатыны бройлерларын колбаса ашатып үстерә

Салават Фәтхетдинов ике кош түшкәсен көчкә күтәреп торган фотосын Инстаграммга элде.

news_top
Салават Фәтхетдиновның хатыны бройлерларын колбаса ашатып үстерә

Рәсем астына болай дип язган: “Вакыт булганда Челны бройлер чебешләрен эшкәртеп куйдым әле. Әйттем хатынга, колбаса ашатма, дип. Нык зур үскәннәр!”

Чынлыкта, Салават абыйның “чебеш” дигәне – күркә.

Фото бер сәгать эчендә 12 меңнән артык лайк җыйган иде.

Инстачылар арасында Салават Зәкиевичның юморын аңламаучылар да шактый күп.

Ә күпчелек укучысы изге теләктә.

“Нәрсә булса да, ит”, “Тынычлык белән ашарга язсын”, “Бер сарык хәтле, бер сыер боты кадәр бар”, “Нәрсә ашатып үстердегез?” дип язучылар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар