Салават Фәтхетдиновның хатыны бүрәнәләргә ябышып стенага менә - видео
Җырчы кызыклы видеолар күрсәтеп, тамашачыларын гел сөендереп тора.
Салават Фәтхетдинов инстаграмдагы сәхифәсенә чираттагы кадрларны урнаштырды. «Карантин үзенекен эшли, җәмәгать. Хатын стенага менә», — дип язган ул бу видео янына.
Кадрларда Ләйсән ханымның стенага үрмәләп менгән мизгеле сурәтләнгән. Ул өстәге бүрәнәләргә ябыша-ябыша, берничә рәткә өскә таба менә һәм сикереп идәнгә төшә.
Әлеге кадрларны 123 меңнән артык тапкыр караганнар. Күбесе мактый. «Янәшәсендә Салават кебек ире карап торганда, теләсә кайсы биеклеккә курыкмыйча менә Ләйсән. Булдырасың», — дип язалар.
Төртмәле сүзләр язучылар да бар, «килешми», «эше юк» дигәннәр.
Аларга җавап итеп, Ләйсән Рәсимовнаны мактау яудырганнар. «Аптырамагыз, шундый фитнес ул. Идәндә бар кеше дә шөгыльләнә ала. Менә Ләйсән кебек стенага менеп карагыз сез», — диләр.