Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновны эш юктан попугай асрауда гаеплиләр

Җырчы попугайны коендырганын видеога төшергән.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновны эш юктан попугай асрауда гаеплиләр
Салават Камалетдинов

Салават Фәтхетдинов мини зоопаркындагы җәнлекләр һәм кошлар белән виртуаль дусларын таныштыруын дәвам итә. Җырчы яңа видео куйган. Видеода җырчы попугайны душ «кертә».

Инстачылар арасында попугай белгечләре дә, асрарга теләүчеләр дә табылган.

«Безнең попугай да душ керергә ярата. Үзе ваннага керә дә кулга утыра, үзенчә юындырырга куша»;

«Салават, бу блондин каргамы әллә? Шәмәктә бик күп брюнет каргалар, күпме кирәк шул кадәр алып киләбез»;

«Мескен попугай»;

«Ошыймы, юкмы, Салават әйткәч, душ керерсең»;

«Ошамый аңа душ. Ошаса, алар канатларын җәеп, мамыкларын күпертеп, рәхәтләнеп коеналар»;

«Душны бик яратмый алар, краннан берәр савытка агып торган суда юынырга яраталар»;

«Ошый бугай, дәшми бит»;

«Миңа да кирәк шундый кош, тавык асрап туйдым»;

«Бу кош сөйләшә башласа, беренче сүзе «җитәр» булыр»;

«Сүгенә беләме соң, ул хәтле коендырасың, артын катырасың бит»;

«Мине суның кая акканы кызыксындыра»;

«Мунча бит бу», - дип инстачылар бер-берсенең комментарийларына җавап та биргән.

«Без күрмәгән нинди кош-кортлар, хайваннар калды әле?», «Тиеннәрне күптән күрсәткәнең юк», «Хаски үсеп беткәндер инде», - дип язганнар җырчының аккаунтын даими күзәтеп баручылар.

«Бүрәнәләр чермиме соң? Мүк чери инде»; «Салават абыйның корсагы чыккан», «Сез ник гел шешенгән соң?», «Әстәгъфирулла… Эш юктан эш тапкан… Авыл малае картайган көндә читлектә попугай асрасын әле…», - дип комментарий калдырган гаеп эзләүчеләр.

«И, Салават, кылмаган бер эшең юк синең. Әллә нинди шөгыльләрең бар икән. Бер генә дә тик ятмыйсың инде үзең. Кошлар рәхәтләнеп торадыр инде, яңгыр ява дип. Салават кошлар күрсәтә, кайбер кешеләр аны күрми дә, ыштан төбеннән бет эзлиләр. Нинди гел начарлык эзләп утыру икән ул, ә? Ә без матурлык эзлибез, рәхәт һәм күңелле»; «Салават туган, молодец. Булдырган кеше барысын да булдыра, татарның лаеклы улы син», - дип җавап язган изге күңелле кешеләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100