Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновны Чүпрәле сыерлары танымаган

Җырчыга Чүпрәле районының бер авылында сыер көтүе юл бирмәгән. «Алар өчен авторитетлар юк монда», — дип көлә Салават Фәтхетдинов. 

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновны Чүпрәле сыерлары танымаган

Җырчы Салават Фәтхетдиновны Чүпрәле районында сыерлар танымаган. Салават Фәтхетдинов, көтү узганны сабыр гына көтеп, сыерларны видеога төшергән. 

«И, җәмәгать, менә кайтып барабыз Чүпрәле якларыннан. Менә көтү, көтүче. Сыерлар безгә юл бирми. Алар өчен авторитетлар юк монда», — дип рәхәтләнеп көлә җырчы. 

Инстачылар видеодан Дуван авылын танып алганнар. «Рәхмәт, безнең якларны видеога төшереп күрсәткәнең өчен»;

«Әй, бигрәк позитив инде үзең. Кеше мал тотса, тормыш күңелле бит. Син үзең шундый булгач, юлыңа да шул позитив очрый», — дип яза алар.

«Көтү кайткан вакытка туры килгәнсез шул, сыерлар ничек үз дәрәҗәләрен белеп, ашыкмыйча гына атлыйлар. Яшь барган саен нигә шулай сагындыра икән ул көтү көткән, бәбкә саклаган чаклар, көтүдә чакта чыбыркы шартлатырга өйрәнгән вакытлар… Бик еракта, зәңгәр томаннар артында калды шул алар…» — дип хатирәләргә бирелгән бер инстачы. 

Бер төркем инстачылар Салаватка «Салкын чәй”не җырларга киңәш иткәннәр. «Син җырлап җибәрсәң, сыеры да, сарыклары да юл бирми калмаслар», — дип комментарийлар калдырганнар алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100