Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның 16 яшьлек улы әтисен яшәртерлек нинди сөенче алып кайткан?

"Бөтен тормышыгыз үзгәргән, бөтенләй икенче мәшәкатьләр, икенче төрле сөенечләр", дип яза кешеләр җырчының инстаграмында.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның 16 яшьлек улы әтисен яшәртерлек нинди сөенче алып кайткан?

Салаватның 16 яшьлек улы Рөстәм Фәтхетдинов Грозный шәһәрендә узган боҗралы узышның Россия сериясендә җиңү яулаган.

Җырчы үз баласы өчен ихлас сөенүен, горурлыгын яшермичә, инстаграмына бер рәт видио урнаштырган.

"Алма алмагачыннан ерак төшми инде!" – дип язган Әнвәр Нургалиев.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тә гаиләне котлаган:

"Салават Зәкиевич, брат, ихластан котлыйбыз! Чечняга барып җиңү – бу бик зур җиңү! Чечняда татарларның дәрәҗәсен күтәрәсең! Так держать! Рөстәм, әфәрин! Син дә Татарстанны танытасың! Рөстәмнәр, Салаватлар булганда, без булдарабыз! Татар яшәр! Алга! Урааа!"

"Ярый әле төпчеккә Ләйсән малай алып кайткан, бөтен тормышыгыз үзгәргән, бөтенләй икенче мәшәкатьләр, икенче төрле сөенечләр!" – дип яза кешеләр.

Кемдер Салаватның яшәреп китүен искәрткән. Башкасы аны улын жәлләмәүдә гаепләгән.

Шулай да күбесе җырчының шатлыгын уртаклаша.

"Салават, Ләйсән! Улыгызның тагын бер җинүе белән котлыйм! Бик тәрбияле күренә, Сезнең тырышлык."

"Молодцы, бабай әйтмешли, без булдырабыз!"

"Салават – әтиләрнең дә әтисе инде сез! Шатлыктан очып китәрсең кебек. Татарстан гына түгел, җир шарындагы барлык татар халкы сезнең шатлыкны уртаклаша. Ну, Рөстәм, молодец-та инде! Андый бала булганда, яшәүнең нәтиҗәсе күренә. Котлыйбыз!" – дип тә язалар инстачылар.

"Рөстәм, әтиеңнең кадерен бел! Аның мәхәббәте чиксез! Барысына да андый бәхет татымый!" – дип нәсыйхәт кылган бер инстачы җырчының улына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100