news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновка концертка кадәр корсагын киметергә киңәш иткәннәр

Соңгы арада Салават студия җыр яздырган видеоларын инстаграмга куймый башлаган иде. Бүген, ниһаять, видео куелды.

news_top
Салават Фәтхетдиновка концертка кадәр корсагын киметергә киңәш иткәннәр
Баксаң, Салаватның репетициядән видео яздырырга җае булмаган икән. "Гафу итегез, Рустам Салаватовичның гонкасы бетмичә, яздыра алмадым", - дип язган Салават. 
  • Исегезгә төшерәбез: Салаватның улы Рөстәмнең Россия чемпионы титулын яулавы турында хәбәр биргән идек. Димәк, Рөстәмнең җитди чорында әтисе иҗатны калдырып торырга мәҗбүр булган. 
Салаватның репетиция студиясе бик үзенчәлекле - агач белән эшләнгән авыл йортына охшаган. Шунда ук тавыш операторы һәм музыкантлары утыра. Салават шортик һәм футболкадан гына җырлый. Җырчының бер инстадусты Салаватка концертка кадәр корсагын киметергә киңәш итә. "Бар да супер, тик чыгышка кадәр корсакны юк итәсе иде", - дип язган ул. 

Быел август аенда җырчы Казанда традицион концертларын куячак. Быелгы сезон юбилей елы - Татарстанның халык артисты сәхнәдә инде 30 ел иҗат итә икән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар