Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновка Элвин Грей «иң кирәкле әйбер» бүләк иткән

Җырчыны туган көне белән котларга «энекәше» Элвин Грей да килгән.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновка Элвин Грей «иң кирәкле әйбер» бүләк иткән

Бүген Салават Фәтхетдинов туган көнен бәйрәм итә. Җырчының туган көн мәҗлесенә Элвин Грей да килгән. Аның өлкән коллегасына бүләк тапшыру мизгелләрен видеога Рифат Зарипов төшергән. «Салават Зәкиевичне кем генә котламады бүген. Энекәше дә килгән», — дип яза ул.

Бер ел элек Элвин Грейның Салават оештырган мәҗлескә килүе сәер булып күренер иде. Чөнки ике җырчы арасында чыккан бәхәс шактый озак барды. Салават Элвинга «болай җырларга ярамый» дип әйткәннән соң, Элвин Грей аңа каршы ярыш башлады — «Казан-Арена» залында концерт куярга тәкъдим итте. Салават аңа каршы җавап бирмәде. Ике җырчы араларын ничек җайлагандыр, анысы безгә караңгы. Ләкин алар, күптән түгел, инстаграмга кочаклашып төшкән фотоларын куеп, дуслашуларын белдерде.

Бүген Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котлап, үзенчәлекле бүләк бирә. «О, кунакларның кунагы килгән», — ди Салават аңа. «Туган көнең белән, иң мөһиме — беркайчан да авырма. Менә, иң кирәкле әйбер сиңа», — дип, Элвин җырчыга балта тапшыра. «Кирәкле һәм кирәкмәгән кунаклар өчен», — дип тә өсти. «Кирәкмәгәннәр монда килми инде», — дип кочаклый Салават Зәкиевич Элвинны. Кунакларның кадр артында: «Ә без сине бәреп үтерергә килгәнсең дип торабыз», — дип көлгәннәре ишетелә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100