news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов үзенең иң яраткан җырларының берсе булачак җырны тәкъдим итте

Вакытның тиз узуы турындагы яңа җырны инстачылар ошаткан.

news_top
Салават Фәтхетдинов үзенең иң яраткан җырларының берсе булачак җырны тәкъдим итте
Рамил Гали

Җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең Instagram сәхифәсендә яңа җырын тәкъдим итә.

«Иң яраткан җырларымның берсе булачак, Алла бирсә», — дип язган ул.

Җыр вакытның тиз узуы турында. «Сәгать телләре әйләнә, гомер үткәнен санап…», — дип җырлый Салават Фәтхетдинов. Видеода күренгәнчә, беренчеләрдән булып җырны Раил Садриев, Рифат Зарипов ишеткән.

Инстачыларның күбесе, әлбәттә, җырны ошаткан. «Эх, шундый тыңлап туя алмаслык җыр, моң, тавыш», «Эх, үзебезнең Салаватыбызга берсе генә дә җитмии», «Абзый, яхшы була», «Салават Салават инде ул», «Җыр чыга йөрәктән», дип яза инстачылар.

«Маладис, Салават абый! Сезнең стенадагы Илһам Шакиров фотосына карап, татар булганыбызга, Илһамлы булганыбызга, Салаватлы булганыбызга горурланам», — дип язган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар