Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов үзенең бер шәкертен мактаган: "Фикерле егет!"

Җырчы Әбри Хәбриевнең концертына барган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов үзенең бер шәкертен мактаган: "Фикерле егет!"
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов Әбри Хәбриевне мактаган. «Талантлы шәкертем Әбри Хәбриев концертында. Молодец. Фикерле егет», — дип язган.

«Салават үзе картаймый, шәкертләреннән энергия аладыр ахырысы».

«Салават абыйның шәкертләре бөтенесе талантлы».

«Салават Зәкиевич! Эстрадада шундый күп талантсыз кешеләр. Сез ни өчен шундый хәлгә юл куясыз? Кем генә юк бит! Эте дә, бете дә җырлый!»

«Каз итен күп ашам, ул күзләрне кысып куя».

«Салават абый бик нык олыгайган. Авырыйсыңмы әллә? Йөзләрең үзгәргән».

Әбри Хәбриевнең кем икәнен белмәгәннәр дә бар икән. Ул кем дип сорагач, Әбри Хәбриевне мактый һәм тәнкыйтьли башлаганнар. «Бик күңелле концерт, рәхәтләнеп ял иттек» — «Бөтен юморы билдән түбән, тозсыз, мәгънәсез, әрсез юморист».

Салаваттан Инстаграмга «тузга язмаган комментарийлар язучыларга ничек түзәсез?» дип тә сораганнар. «Безнең яшьтәгеләр өчен алтын чор — балалар үскән, картлык маразмына кадәр ерак. Әмма кайбер акылга сайраклар диимме инде, әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр яза. Ачуым да килә. Андый адәмнәргә ничек карыйсыз һәм ничек түзәсез? Андыйлар үзләреннән…лы юкә дә юк бит инде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100