news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов водительле яңа машина алган - видео

Татарстанның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов шәкерте - җырчы Рифат Зарипов машинасына утырган. Казан урамнарыннан барганда ул моны кызык итеп төшереп, инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

news_top
Салават Фәтхетдинов водительле яңа машина алган - видео
"Җәмәгать, Казан урамнарыннан хисләнеп барам әле. Яңа машина алдым, водителе белән бергә. Водителе таныш кеше", - ди Салават Фәтхетдинов.

"Йөрибез, эшлибез. Җәй көне эш юк. Таксига чыктык. Виб-клиентларны гына йөртәм", - дип шаяртып әйтә Рифат Зарипов.

"Барыбер, бушка түгел, таксист алдым әле үземә рәхәтләнеп", - дип сөйли видеода Салават.

Халык Рифатның мондый гамәлен уңай яктан бәйләгән: "Салават абый, шәкертегез молодец. Укытучысын бик хөрмәт итеп, кадерләп утыртып йөри. Ә Салават абый моңа бик лаек. Берүк озын гомерле булып, озак яшәгез, Ләйсән апа белән парлап гомер итегез", "Рифат, сезгә таксига китсәгез дә була. Сезнең копиягез экзаменын бирде", "Тәүфикълы шәкерт, яхшы кеше Рифат. Менә игелек күрер вакытың җитте, Салават. Яхшылык җирдә ятмый. Яратам, хөрмәт итәм икегезне дә", "Рифат инде ул егет югалып кала торганнардан түгел, молодец, афәрин, исән-сау йөрегез юлларда, карап кына", - дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар