Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов тимер «ашаучы» агач үстергән

Тавис читлегенә агач уралып үскән. Аның кәүсәсен читлекнең тимерләре үтәли тишеп чыккан. 

news_top_970_100
Салават  Фәтхетдинов тимер «ашаучы» агач үстергән

Салават Фәтхетдинов үзенең инстаграмына тавис кошы читлегенә уралып үскән агач видеосын куйган. Читлекнең тимерләре берничә урында агачның кәүсәсен үтәли тишеп чыккан.

«Минем тавис кош читлегендә шулай үсә. Шаккатырсын яшәү көченә. Ялкау, авырлыкка түзә алмаган кешеләр өчен бер гыйбрәт», — дигән җырчы.

Зөлфәт Зиннуров: «Тимер ярата бу агач. Ам иткән», — дип шаярткан. «Тависны гына ашамасын», — дип, аңа Раяз Фасыйхов кушылган. 

Җырчының күпчелек дусларына бу пост ошамаган. Алар агачны жәлләп: «Йөрәге яраланган агач», «Күчереп утыртып була иде бит инде», — дип, Салаватны гаепләгәннәр. Лайк куюдан баш тартканнар. 

 «Агач — ташны ярыр», — менә шул инде. Монда, җаныкайларым, Салават гаепле түгел. Табигать шундый. Рәхәттә яшәп тә, кадерен белмәүчеләр, юкка елаучылар күп. Ә күпме газизләр ничек кенә булса да яшәргә тырыша? Бу — гадәти күренеш», — дип җавап кайтарган аларга бер ханым. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100