Салават Фәтхетдинов студентларны укырга алганда нинди хокукын куллана?
“Әти-әнисе баерак булса, коммерция бүлегенә җибәрәм”, - диде профессор.
Татарстанның халык җырчысы, профессор Салават Фәтхетдинов үз төркеменә абитуриенлар сайлау турындагы бер серен чиште.
- Салават Зәкиевич Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтында укыта, үзенең кафедрасы бар.
– Мин һәрвакыт абитуриентлардан: “Әти-әниең кем, кайда эшлиләр?” дип сорыйм. Чөнки институтта бюджет урыннары да, коммерцияле бүлек тә бар. Хәллерәкләрне коммерция бүлегенә кертеп җибәрәм, калганнарын бюджетка. Минем “правам” шундый, - диде Салават тоткыннар алдында концерт куйганда.