Салават Фәтхетдинов оныкларын күрсәтте
Салават Фәтхетдинов оныкларын алып, “Форсаж” картинг үзәгенә килгән.
«Бүген безнең гаиләдә чираттагы бәйрәм. Без менә шулай бөтенебез бергә җыелган көннәрне һәрвакыт бәйрәм дип исәплибез. Рөстәм абыйлары безгә мастер-класс күрсәтәчәк. Хәятнең инде йөреп караганы бар. Рәйхан белән Җәннәтне беренче тапкыр утыртачакбыз», — ди ул.
Инстачылар кызларның кемгә охшавы турында комментарийлар калдырганнар. «Җәннәт әниегезгә охшаган», — дип яза берсе. Икенчесе «Юк, Ләйсәнгә охшаган», — дип каршы төшкән. «Кызлар барысы да коеп куйган Ләйсән», — дип язган бер инстачы.
«Оныкларыгыз да тиздән Рөстәм абыйлары кебек узыша башлар әле», — ди алар.