news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов “Әнкәмнең догалары” җырын башкара

Салават Фәтхетдинов “Әнкәмнең догалары” җырын башкара.

news_top
Салават Фәтхетдинов “Әнкәмнең догалары” җырын башкара

"Әнкәмнең догалары"
Роберт Миңнуллин сүзләре

Илгиз Закиров көе

Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы —
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары —
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Кырыс ла тормыш юллары,
Авыр ла дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар