news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов әнисе кочагында - фото

Җырчы Инстаграмга башкортларча “Инәй кочагында” дип, әнисе белән төшкән сурәтен элде.

news_top
Салават Фәтхетдинов әнисе кочагында - фото

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең “Инстаграм”дагы битенә әнисе Тәкълимә апа белән төшкән фотосын элде. Фотодан күренгәнчә, җырчы туган ягына - Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылына кайткан булырга тиеш.

Әниле-уллы әлеге фото ике сәгать эчендә 8 меңгә якын лайк җыйды.

Җырчының дуслары фото астына: “Шундый данлыклы ул үстергән әниегезгә тазалык, озын гомер!”, “Әниегезне онытмаган өчен рәхсәт яусын”, “Бәхет кочагында Салават”, “Әнкәйләр исән вакытта без һаман бала” кебек комментарийлар калдырган.

“Интертат” белешмәсе: Тәкълимә апа Фәтхетдиновага Аксәеттәге йортында яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар