Салават Фәтхетдинов намаз укый торган йортын күрсәтте - видео
1 апрель - җырчының әтисе үлгән көн икән.
Җырчы Салават Фәтхетдинов намаз укый торган урынын күрсәтеп видео төшергән. Бу кадрларны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
«Хөрмәтле дуслар! Өйдән чыгарга ярамый, менә килдем әле үземнең намаз йортыма. Бүген, 1 апрель, әтинең үлгән көне. Белгәннәремне укып чыгыйм дип кердем. Ул бик яшьли китте, 54 яшь иде», — ди җырчы.
Җырчы бүлмәләрне күрсәтә, анда төрле намазлыклар, зиннәтле китаплар бар.
«Исәнлек-саулык телим барыгызга да. Бар да үтәр», — ди Салават Фәтхетдинов.
Инстачылар йортны ошата, җырчының әтисенең рухы шат булсын, диләр.