Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов кайсы җырчыларны «Әлфия Авзалованың дәвамчысы» дип саный?

Татарстанның халык артисты фикеренчә, Әлфия Авзалова иҗатын дәвам итүчедә ачык тавыш, татар тембры булырга тиеш.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов кайсы җырчыларны «Әлфия Авзалованың дәвамчысы» дип саный?
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың дәвамчысы була алырлык җырчыларны атады.

«Мин үземнең укучым Энҗе Шәймурзинаны тәкъдим итәм. Аның төсе дә бераз Әлфия апага охшаган. Кемдер оялып җырлый, кемдер тыйнак, кайсы артык та кыланып ташлый. Ә Энҗедә ачык тавыш. Хәзер җырны яратып җырлый башлады.

Тагын Чулпан бар. Чулпан, Энҗе — алар Әлфия апа стилендәге җырчылар. Ачык тавыш, татарча тембр аларда. Андыйлар хәзер бик сирәк шул. Хәзерге заманда микрофон булмаса кайбер җырчыларның тавышы өч метрга да китми. Шуның өчен күкрәк тавышы булырга тиеш. Татар тембры Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева стилендә ул», — диде Салават Фәтхетдинов.

Җырчы булу — күп тырышлык таләп итә, ди ул. «Тагын бер кызда өметем бар иде. Балакаем, ярты курсны гына укып калды, бер курсны да бетерә алмады. Теләге булмаган кешене укытып, җырлатып булмый. Артист булу — зур сәнгать, исән калу өчен көрәш ул. Шуңа да мин: «Сәхнә артына кермәгез, алдан гына матур ул», — дим, - ди Салават Фәтхетдинов. Ул исемен әйтмәде, әмма без ул Сөмбел Заһидуллина турында әйтте, дип уйлыйбыз.

Зәлилә (Рузилә Бәдретдинова) үзен түгел, исемен дә таба алмый әле. Бездә шулай бит, кеше әле сәхнәгә чыкмаган, инде үзенә псевдоним эзли. Кием эзләми ул, тәхәллүс эзли. Псевдоним үзен кеше итә, дип уйлый ул аны. Бу бала да күрәсен күргән инде, проблемаларга эләгеп алган бала.

Гомеремдә бер тапкыр Рәсим Низамовны, Раяз Фасыйховны тәкъдим иттем. Өченче кыз менә шушы Энҗе Шәймурзина. Тавышы шәп. Барысы да үзеннән тора», — диде Салават Фәтхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100