Салават Фәтхетдинов Илсөя Бәдретдинованың үзе өчен кем булуын әйтте
«Ир-ат белән хатын-кыз дус була алмый», — ди Салават Фәтхетдинов.
Салават Фәтхетдинов Илсөя Бәдретдинованың үзе өчен кем булуын әйтте.
«Менә Илсөя Бәдретдинова үзе залда. Без Илсөя белән бик якын… дус дип әйтә алмыйм инде. Ир белән хатын-кыз дус була алмый ул. Без бик якын танышлар», — ди ул концертында Илсөя Бәдретдинова үзенә бер кәрзин чәчәкләр бүләк иткәч.
Видеоны Илсөя Бәдретдинованың фан-төркеме инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.
«Үзең каклаган каз яратасың, Илсөя. Салаватка үрдәк булса да алып киләсең калган»;
«Сөяркәм диген. Аның нәрсәсе бар инде. Хәзер алай дип әйтү модада»;
«Дус дип әйтә алмый, әлбәттә. Аннан соң хатыныннан эләгә бит», — диешкәннәр видеоны караган инстачылар.