Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Илназ Баһны нәрсә пешерергә өйрәткән?

Җырчы каз мае белән бәрәңге һәм балык әзерләгән.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Илназ Баһны нәрсә пешерергә өйрәткән?
Рамил Гали

Җырчы Илназ Баһ, аш-суга осталыгын дәлилләп, инстаграм сәхифәсендә әледән-әле яңа рецептлар белән уртаклашып тора. Ул чираттагы шедеврын — балык белән биреләчәк каз мае салып кыздырылган бәрәңгене Салават Фәтхетдинов өйрәткәнчә пешергән. Илназның аш бүлмәсендә кайнашканын хатыны Гүзәл видеога төшереп алган.

«Балык тотып алып кайттым да духовкага куйдым. Без кечкенәдән Салават Фәтхетдиновның җырларын тыңлап, аның җырлау методикасын үзләштергән кешеләр. Инде аннан ашарга пешерергә дә өйрәндем. Өстенә каз мае салган бәрәңге тиздән әзер була, кунакка килегез», — ди җырчы. 

«Исе Әлмәткә кадәр килеп житте бу каз мае белән кызган бәрәңгенең. Күп балалы әти менә шундый булырга тиеш икән», «Барысы да майлы, бүтәкә һәм духовка гына чыдасын», «Бар яклап та уңган-булган кеше син, Илназ. Сезнең гаиләне күреп, шатланып яшибез», «Бик тәмлегә охшаган, адресыгызны языгыз әле», — дип комментарийлар калдырганнар Илназ Баһның инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100