Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Хәзер, бөтен көчне җыеп, маңкорт булмаска тырышыйк»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал театра артисты Искәндәр Хәйруллинга интервью бирде.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: «Хәзер, бөтен көчне җыеп, маңкорт булмаска тырышыйк»
Михаил Захаров/архив

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллинга интервьюсында бүгенге сәхнәдә контроль булмавын әйтте.

«Шушы утыз ел эчендә ни генә күрмәдек. Шул чаклы тиз үзгәрәбез. Кеше үзен-үзе куып җитә алмый. Кем артыннан куганны да, кая барганны да белмибез.

Һәр милләтнең үз «кредосы» бар. Мәсәлән, Кавказ моңы: барабаннан, үз ритмнары, үз көйләре. Алар үзгәртми! Сүзләрен үзгәртергә мөмкиннәр, әмма анда Кавказ критерие кала. Ә без бер көнне рус эстрадасына охшарга тырышабыз, икенче көнне — һинд. Хәзер Көнчыгышка күчтек. Көнчыгыш музыкасы кул чаптырта. Кеше җырны, моңны тыңламый. Сүз турында сүз дә юк. Нинди сүз ул, нәрсә турында җырлыйлар?! Ни өчен җырның сүзләре мәгънәсезләнде? Чөнки «автор-исполнитель» дигән әйбер килеп чыкты. Син авторга түләмисең. Үзе яза, көен үзе чыгара, үзе җырлый, үзе тыңлый…

Иркен бит. Үз милләтеңә каршы эшләсәң, тагын да ныграк кул чабалар. Шушы замана. Элек «худ.совет» бар иде. Советлар Союзыннан бөтен әйберне дә «чыгарып бәрергә» кирәкмәс иде. Аның матур урыннары да бар иде. Контроль! Без дә хәзер контроль юк. Кем тели, шул сәхнәгә менә; нәрсә тели, шуны җырлый. Әле җырлый гына түгел, 100 процент фонограмма… Шуңа кеше кул чаба!

Нинди милләт — шундый сәнгать, дип әйтер идек. Бөтен әйберне дә сәнгатькә исәпләргә ярамый. Бар үзешчәннәр, бар профессиональ коллективлар», — дип сөйләде Салават Фәтхетдинов.

Җырчы сүзләренчә, улы Рөстәмнең татарча сөйләшүендә рус акценты бар. «Бернишләтеп булмый. Кеше күңелендә булса да татар булып кала алсын иде. Бу да зур әйбер. Иң начар кеше — маңкорт. Үз теленнән, үз диненнән баш тарткан кешедән дә начар татар була алмый. Хәзер, бөтен көчне җыеп, маңкорт булмаска тырышыйк.

Дөнья буталган саен, аны алып бару җиңелрәк. «Татар теле өчен, сугышырга кирәкми, бары тик сөйләшергә кирәк», — дигән бер акыллы кеше. Безгә татарча сөйләшергә кем комаучалый?!» — ди Салават әфәнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100