Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазинның портретын «Үлемсез полк» дип күтәреп йөргән

Җырчы инстаграмдагы яңа видеосы белән инстачыларның котын алган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазинның портретын «Үлемсез полк» дип күтәреп йөргән
Салават Камалетдинов

Салават Фәтхетдинов интстаграмдагы яңа видеосы белән инстачыларны куркыткан. Ул композитор Фирзәр Мортазинның зур портретын күтәреп, баскычтан менеп килә. «Бүген „Үлемсез полк“ демонстрациясе булды. Шуннан кайтып киләм әле, ардым», — ди. Камал театрында үзенең концертлары баруын да хәбәр итә.

Җырчының исән кешенең портретын «Үлемсез полк» дип күтәреп йөрүен күбесе аңламаган.

«Уф, котымны алдың. Кара ленталы, кеше үлгәч куя торган фото дип торам», «Бу авыр туфрагың җиңел булсын дигән кебек булды инде», «Юрама әле, Салават, юш килмәсен», «Син үз акылыңдамы?», «Зинһар, алып ташлагыз бу видеоны», — дип язганнар.

Кайберәүләр моны юмор итеп кабул иткән. Елмаюлы смайллар калдырганнар. «Артист халкы чыннан да «Үлемсез полк» инде ул. Чын артистны халык беркайчан да онытмый. Чиле-пешлеләре бүген җырлый, иртәгә аны белүче дә булмый», «Салават, син үзең дә «Үлемсез полк», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100