Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Филүс минем җырларны карамыйча җырлый алмый»

Филүс Каһиров Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Урсал тау» җырын сүзләренә карап җырлаган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: «Филүс минем җырларны карамыйча җырлый алмый»
Салават Камалетдинов

Җырчы Филүс Каһиров бер чарада Салават Фәтхетдиновның «Урсал тау» җырын башкарган. Ләкин шундый популяр җырның сүзләрен онытып җибәргәнме, җырлаганда еш кына сүзләренә күз төшереп алган. Әлеге видеоны үзенең инстаграм сәхифәсенә Салават Зәкиевич урнаштырган. 

«Минем репертуар бик катлаулы шул, хәтта Филүс тә карамыйча җырлый алмый», — дип шаярткан ул. 

Салават Фәтхетдинов шулай шаяртып, ә инстаграм дуслары Филүсне чынлап оялтырга булган. 

«Инде бу легендар җырларны да яттан белмәскә! Яшь җырчыларга оят»;

«Салават та, Филүс тә бик шәп җырчылар, тыңлап туеп булмый аларны. Ләкин менә бик күпләр яттан белә торган бу популяр җырны карамыйчы җырлап булмыймы икән?» — дип язганнар. 

Бик күпләр Салаватның иң популяр җырларынын берсе булган «Урсал тау»ны Каһиров башкаруында кабул итә алмаганнар. 

«Яратам Филүснең тавышын, моңын. Салават, сиңа җырларыңны җиренә җиткерергә бик күп тырышырга кирәк шул»;

«Хеей» дигәне Салаватныкына җитми инде. Аның җырларын үзеннән дә яхшырак башкаручы юк», — дип тәнкыйтьләгәннәр Филүсне.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100