Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов “Башкортстанның халык артисты” булды

Шагыйрь Роберт Миңнуллин бу вакыйганы “Ниһаять” дип бәяләгән.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов “Башкортстанның халык артисты” булды

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов бүгеннән Башкортстанның халык артисты исемен йөртә. Бу хакта “Инстаграм”ында шагыйрь Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

“Ниһаять! Салават та Башкортстанның халык артисты булды. Котлыйм дустымны, якташымны. Күптән көткән идем. Кем-кем, мәгәр Салават лаек та лаек инде бу югары исемгә! Дөрес әйтәмме? Әллә ялгышаммы? Ничек уйлыйсыз?” дип язган ул.

Роберт абыйның инстадуслары шагыйрь белән килешүен белдергән. Айдар Галимов та үз фикерен язган.

“Дөрес, Роберт абый, әлбәттә, дөрес! Мин дә башкортстанлылар исеменнән котлауларга кушылам”? - дигән ул.

Фикерләр арасында: “Башкорстанлылар бу хезмәтләрне бик озак күрми тордылар” дигәннәре дә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100