Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов бөтен дөнья коронавирус белән көрәшкәндә театрны яратырга өнди

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал театрында төшерелгән видео урнаштырган. Җырчы тамашачыларны театрны яратырга өнди.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов бөтен дөнья коронавирус белән көрәшкәндә театрны яратырга өнди
Салават Камалетдинов

«Хөрмәтле дуслар, без бүген Камал театрында. Ютуб каналыннан театр тормышын карап барыгыз, милләти мәсьәләләр хакында да сүз алып барырбыз. Аның алып баручысы, минем дустым дустым, театрның иң талантлы артисты Искәндәр Хәйруллин. Менә бу безнең эшләгән егетләр, мәңгелек Әнәс. Зал әлегә буш, тик ул кичкә тулачак. Ничә мең татар яшәргә көч алып кайтып китәчәк. Театрны яратыгыз, театр ул яктылыкка илтә, начарга өйрәтми!» — дип сөйли Салават Фәтхетдинов.

Коронавирус сәбәпле халыкка өйдә утырырга гына киңәш ителсә дә, җырчы тулы заллар хакында сүз алып бара. Инстачыларны Салават Фәтхетдиновның әлеге гамәле шаккатырган.

«Хәерле көннәр, Салават абый! Бөтен Россия, Татарстан халкы коронавирус белән көрәшә, сез заллар тутырырга җыенасыз. Президент әмере сезгә кагыйлмыймы әллә?»;

«Нормаль кеше театрга бармый, боларга һаман уен кирәк! Вирустан халык кырыла, боларга акча кирәк! Иҗат кешеләре бигрәк акылсыз инде алар»;

«Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың инде»;

«Нигә мин шулкадәр яратам икән Салават абыйны?!» — дип язган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100