Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов бүләк ителгән "Юность" куянына татар исеме кушты

Бүләк-куянга җырчы “Юныс” дип исем кушам диде

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов бүләк ителгән "Юность" куянына татар исеме кушты
16 март көнне “Юность” мәдәният йортында узган концертында, клуб җитәкчелеге Салаватка куян бүләк итте.

“Бүген “Юность” мәдәният йортында бик зур бәйрәм, җыр бәйрәме, моң бәйрәме, туган тел бәйрәме, Салават Фәтхетдинов бәйрәме, – диде мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Фазылҗанов тамашачыларга. – Безнең, Аллага шөкер, туган телле бөек Тукаебыз бар, герой Җәлилләребез бар, Илһам Шакиров, Әлфия апалар. Әгәр халкыбыз күңелендә, җыр сәнгатендә Салават Фәтхетдиноав булмаса, без сезнең белән бик зур югалту кичергән, мондый матур мизгелләрне дә күрә алмаган булыр идек.

 Моннан өч ел элек шулай дип килешкән идек - ел саен шушы залда Салават Зәкиевич концерт куям диде.
Салават, Зәкиевич, сез хайваннар дөньясын бик яратасыз. Шушы куянга да “Юность” дип исем кушыйк әле”, – дип, тере куян бүләк итте җитәкчелек.

Салават абый: “Исемне “Юность” дип түгел, татарча “Юныс” дип кушарбыз”, – диде.

Искәртеп үтик, Салават Фәтхетдиновның “Хан” кушаматлы көчеге бар. Аны җырчының туган көненә Данир Сабиров бүләк иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100