Салават Фәтхетдинов: "Бүген күңелем тыныч"
Җырчы әлеге баланы спорт машинасында йөрткән.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Арча интернатында тәрбияләнүче баланың хыялын чынга ашырган, аны спорт машинасында йөрткән. бу хакта ул үзенең инстаграм аккаунтында яза.
Бүген күңелем тыныч, бер изгелек кылдык улым белән. Арча интернатыннан миңа кунакка килгән бала белән очраштык. Сөйләштек, чәй эчтек. Аннан аның хыялын тормышка ашырдык. Спортивный машинада узыштык. Рульдә улым Рөстәм һәм Россия чемпионы Айдар Нуриев булды. Минем девиз "Ни дня без доброго дела" бүген тормышка ашты, ә сезнеке? , - дип язган җырчы.
Шулай ук очрашудан фото һәм видеолар да урнаштырган.
Салават Фәтхетдиновның инстаграмын күзәтеп баручылар җырчының бу гамәленә соклану белдергән.
"Бу бала сезгә шулкадәр дикъкать белән карый, сөенеч тә, кызыгу да, горурлык та бар бугай карашында"
"Яхшылык җирдә ятмый, сезгә һәм сезнең гаиләгезгә ходай исәнлек бирсен, балаларыгыз ятим булмасыннар"
"Баланы сөендергән өчен ходай үзегезне мең сөендерсен"
"Рәхмәт сезгә, сезнең кебек изге кешеләр күбрәк булсын иде", - дип язганнар.