Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Айдар Галимовны "Татар җыры"нда бүтән катнашмаска өнди - видео

Бүген Казанда “Пирамида” концертлар залында XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале узды. “Алтын Барс” сынын тапшыру тантанасында эстраданың мэтрлары Салават Фәтхетдинов белән Айдар Галимов сәхнәгә бергә чыкты. Хәл болай булды: Айдар Галимов “Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңде, ә Салават аңа бүләк тапшырырга чыкты. Салават Фәтхетдинов үзе фестивальдә номинацияләрдә катнашмады. Сәхнәдә очрашкач, Салават белән Айдар бар халыкны көлдереп сөйләшеп алдылар. 

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Айдар Галимовны "Татар җыры"нда бүтән катнашмаска өнди - видео

Салават Фәтхетдинов:


-Айдар, менә шунда бассаң да була, минем артта торма (Айдарга янәшәсендә урын күрсәтте - ред.). Син минем арттан түгел, син һәрвакыт минем алда йөр. 

Хөрмәтле дуслар, мин бик шат, чөнки мин шушы талантлы, тырыш әдәм баласы Айдарга бүген бүләк тапшырам. Айдар, сиңа киңәшем һәм аерым бер бүләгем бар (бу минутта Салават кулына поднос тотты, поднос өстендә әйберләр шәйләнә иде - ред.)

Айдар үзе мәгънәле кеше ул, шуңа күрә минем аңа мәгънәле бүләк бирәсем килә. Айдар, менә монда Коръән, намазлык һәм дисбе. Чын күңелдән бүләк итәм, бәлки, иманыңа килеп, икенче елга син дә катнашмассың. Яшьләргә урын кирәк. Яшьләрнең чыгышлары күп вакытта безнең чыгышлар белән туры килми, шуңа күрә, безнең татар сәхнәсендә татар моңы бетмәсен, татар балалары татарча сөйләшсен, татар телен онытмасын дип, белгәннәренне укы. Бу файдасыз калмас.

Әмма тагын бер әйбер бар: вакытында китә белү. Бу – бик тә әйбәт әйбер. Сәхнәдән дә, сәясәттән дә, кайдан да. 

Сезнең күбегез авыл кешеләре. Күз алдына китерегез, бер авылда бер батыр Сабан туенда өч тапкыр җиңеп, өч тапкыр тәкә алса, дүртенче елга бөтен авыл аңа каршы чыгачак. Авыл герой көтә, яңалык көтә.

Айдар, мин сиңа намазга бас дип әйтә алмыйм. Намазга утыр дип әйтә алмыйм, ләкин, тәкъдим итәм. 



Айдар Галимов: 
 
-Беренчедән, көтмәгән идем. Чыннан да унтугыз ел юкка гына үтмәгән икән. Ниһаять, менә шундый хәлгә дә килеп җиттек. 

Бүген мин үземне бөтенләй йолдыз итеп хис итәм. Бер яктан, Элвин Грей белән җырлыйбыз (Айдар Галимов белән Элвин Грей фестивальдә "Моңнар кайтсын авылга" җырын бергә башкардылар - ред.). Икенче яктан, Салават абый чыга. Башлар әйләнерлек. Радикның хыялы тормышка ашты, ул кайчандыр минем белән дуэт башкарырга хыялланган икән, “Хыялым тормышка ашты”, диде. Минем дә “Берәр кайчан Салават абый белән бергә дуэт җырлап булмасмы икән”, дигән хыялым бар.

 

Салават Фәтхетдинов:

-Мин дуэт тәкъдим итмим. Киләсе елга “Татар җыры”ның юбилее – 20 ел. Инде 20 елда болай итәрбез: мин җырлармын, син миңа бүләк тапшырырсың.

Айдар Галимов:

-Монысын да көтмәгән идем. Кемнән-кемнән, Салават абыйдан көтмәгән идем. Дөресен генә әйткәндә, минем дә бер тәкъдимем бар. Салават абый, син бит Салават-брат, Салават-хезмәттәш, зур хезмәттәшем, син бит миннән алданрак җырлый башлаган кеше. Миннән алданрак фестивальдән киткән кеше. Бу бүләкне кире сиңа бирергә кирәк түгелме икән инде...



Салават Фәтхетдинов:

-Болай сөйләшик. Мин болай дип уйлыйм. Дин әһеле – ул синең сыман тыйнак, әдәпле, укымышлы, тәртипле кеше булырга тиеш. Шуңа мин сиңа миннән алданрак намазга утырырга тәкъдим итәм. Әле минем бетерәсе эшләрем бар. Юк, ялгыш әйттем. Аннан башлыйсы түгел иде. Үзем өстендә эшлисе, үземнең ялгышлыкларым өстендә эшлисем бар. Шуңа күрә миңа синең арттан китәргә җиңелрәк булыр дип уйлыйм.

Озын сүзнең кыскасы. Мин Айдарны котлыйм. Иң тырыш кешеләрнең берсе – Айдар! Мин моны гел әйттем. Киләсе елда ниләр буласын Аллаһы Тәгалә белә. Исән-сау килеш шушы залда күрешергә насыйп булсын.

Иң матур шәһәр – Казан! Иң чәчәк аткан республика – Татарстан. Яшәсен Казан һәм гөрләсен Татарстан!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100