news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: "Аракыгызны ташламагыз!"

Салават Фәтхетдинов: "Аракыгызны ташламагыз!"

news_top
Салават Фәтхетдинов: "Аракыгызны ташламагыз!"
Салават Фәтхетдиновның май аенда Нефтекама шәһәрендәге "Урал" комплексы җитәкчесе Рафил Мәүлиев янына кунакка килгәндә төшереп алынган видеосы соңгы араларда мессенджерларда тарала. 

"Ничек хәлләрегез?" - дип кызыксына анда хуҗа җырчыдан. "Унөченче катта, унөченче стакан чәй эчәм. Аракыгызны ташламагыз, чәйгә көч килә", - дип көлә Салават Фәтхетдинов.

Ни сәбәпле бу видео хәзер популярлашып киткән - моның сәбәбен аңлата алучы юк, булмас та мөгаен. Әмма бу видео хәзерге вакытта Татарстан районнары буйлап актив тарала. 

Мессенджерларда Салават Фәтхетдиновның җор телле булуын хуплап язалар: "Безнең кеше!" 

Мәүлиевнең инстаграмында исә төрлечә язганнар: "Карт кешегә чәй дә ярый". "Нигә Зәкиеч соңгы елларда чәй белән генә нәфсене басасың? Әллә олыгаясың инде?"

Видеоның 14 майда төшерелгәнен исәпкә алып, "Бәтәч, ураза кая киткән?" - дип язучылар да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар