Салават Эмиль Талиповка “Татарстанның атказанган артисты” исемен биргән
Татар эстрадасының популяр җырчысы Салават Миңнеханов үзенең сәхнә артында төшереп йөргән влогында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талиповка “Татарстанның атказанган артисты” дип эндәшә. Яшьләр арасында танылган актер чыннан да әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булганмы? Моны ачыклау өчен, “Татар-информ” хәбәрчесе Эмиль Талипов белән элемтәгә керде.
– Салават Миңнеханов белмичә әйткән дип уйлыйм. Ул мине Татарстанның актазанган артисты итеп кабул иткәндер. Дөресен әйткәндә, ул кадәр нечкәлекләрен хәтерләмим.
– Эмиль, киләчәктә Татарстанның атказанган артисты исеменә ирешергә язсын сиңа!
– Амин, рәхмәт!
Видеоны түбәндәге сылтамадан карарга мөмкин (Эмиль Талипов 12:22 минутта):