Данир Сабировның Казанда узган концертында аның төркемендәге артистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Күкрәк билгеләрен биюче Ренат Хәйруллин, музыкант Роберт Хәлиловка Салават Фәтхетдинов үзе тапшырды.
«Сәхнәдә – 2 башкорт, 1 үзбәк. Бу егетне (Ренатны – ред.) беренче тапкыр күрдем дә тамашада, әйттем: «Әйдә Казанга». Нефтекамск шәһәрендә яши, минем якташ ул. Шуннан соң аның әле Башкортстанга кайтканы юк...
Безгә башта «килмешәк» дип әйтәләр иде. Хәзер инде без «местный»лар. Бу медаль – «Татарстанның атказанган артисты» исемен алу өчен соңгы баскыч», – дип, аларга алга таба нинди исем бирелергә мөмкин булуын искәртеп куйды Салават сәхнәдә.