Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ат җене кагылган Салават Бикбаев: «Атыма көч кертү өчен сыйфатлы бал ашатам»

Атлар турында тормыш иптәшем Салаваттан да яхшырак белүче юктыр. Ул чиста токымлы чабыш атлары асрый, алар хакында көннәр буе сөйләргә әзер. Аның янына чит районнардан да киңәш сорап киләләр.

news_top_970_100
Ат җене кагылган Салават Бикбаев: «Атыма көч кертү өчен сыйфатлы бал ашатам»

Салават белән гаилә корып яши башлавыбызга дүрт ел. Танышуыбыз да азмы-күпме шул атлар белән бәйле. Арча телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләгәндә мине район Сабан туена, ат чабышыннан репортаж ясарга җибәрәләр иде. Аннан интервью алырга туры килде, шулай аралашып киттек.


«Сабантуйларда ат чабышын тыныч кына карый алмый идем»

Салават Бикбаев атта җиде яшеннән чаба. Атларның холкын, аларның сәләтен ул бер караштан билгели. Күп тапкырлар районда, республика ярышларында призлы урыннар яулый, машиналарга кадәр ота. Арчада аның данлыклы «Шумный Бор», «Хитрый» кушаматлы ярымчиста токымлы атларын күпләр хәтерли торгандыр. Атларга булган мәхәббәт бабасы Харистан күчкәндер, ул да гомер буе атлар асрый. Олы яшьтә булуына да карамастан, әле дә атлар янында кайнаша ул.

Атлар белән мавыгу - чир кебек, аннан арынып булмый. Аларны тәрбияләү – үзе бер рәхәт. Безнең нәселдә ат асрау электән булган. Кечкенәдән үк бабайга йөк атларын карарга булышып үстем. Сабантуйларда ат чабышын тыныч кына карый алмый идем. Күңел гел атларга тартылды. Тора-бара үзем дә атлар асрый башладым. Чабыш атларын берара асрамыйча торган идем, тик дүрт елдан артык кына чапмыйча түздем. Киләчәккә планнар зурдан, атларны арттырасым килә, - ди Салават.

Автор фотолары

Дөресен әйтәм, үзем ирем Салаватның ат алуына озак вакыт каршы килдем. Чөнки чиста токымлы чабыш атлары асрау – шактый чыгымлы шөгыль. Ул атларның берсенә аена 50 мең сум тирәсе акча тотыла. Аннан соң ат спорты бик хәтәр, чабыш атлары дуамал холыклы була. «Йөк атлары тыныч холыклы була, ә чиста токымлы атлар кечкенәдән көндәшлекне белеп, лидер булырга омтылып үсәләр. Аларның каннары кызу була», - ди Салават үзе дә.

Ирем июль аенда чиста токымлы алты айлык «Страйкер Мун»ны алып кайтты. Башкортстаннан кайтты ул безгә, Чечняда туган булган. Атның әтисе «Керлин Мун»ның төп чыгыш Америка Кушма Штатлары, ә әнисе «Премьер Страйкер» Ирландиянеке икән.

Безнең ат чиста инглиз токымыннан. Аларга исемне әти-әнисеннән алып кушалар, шуңа күрә безнеке «Страйкер Мун» булды. Атның барлык документлары, паспорты да бар. Бүгенге көндә аңа 1 яшь 3 ай. Тагын биш айдан соң аны ныклап шөгыльләнә, чабышка әзерли башлаячакмын. Атка яшь ярымда атланып йөри башларга кирәк, ләкин мин 1 яшь 8 айны көтәм. Ашыгырга кирәкми, чөнки атның сөякләре ныгып бетәргә тиеш. Ике яшендә атлар беренче чабышларын чабалар, 1 км дистанцияне уза алалар. Ләкин алар дүрт чабыштан артык катнашырга тиеш түгел, чөнки авырга туры килә. Кайберәүләр бит атларны җәй буе чабышка йөртә, алай ярамый, чамасын белергә кирәк. Ике яшьлек атлар бала гына була әле. Ә инде өч яшьтә атлар, ныклы әзерлек үткән булып, чынлап ярыша. Аларны ярышларда катнашырлык иткәнче, шактый көч куясы бар, - ди Салават. 


«Вакытында ашатмасам, ат үпкәләп тешли»

Салават, чабыш атын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсең?

 Кешеләр бит бер-берсеннән аерыла, атлар да шулай. Мин күп вакыт нәселенә карыйм. Атның әтисе һәм дүрт буын бабасы турында мәгълүмат укыйм. Нинди чабышларда катнашканын, нинди урыннар яулаганын да тикшерәм. Кан анализларыннан да белеп була, - ди Салават.

Салават әйтүенчә, чиста токымлы атлар безнең климатка авыррак яраклаша. Җылы яктан кайтарылган атлар безнең һава торышына бик чыдам түгел.

Чиста токымлы атларның тиреләре бик юка була. Игътибар иткәнсеңдер, аларның кан тамырлары беленеп тора. Кыш көне торган җирләрендә 15-18 градус җылы булырга тиеш. Чабышкы атларның абзарын махсус җылытып эшләдем, кышкы тренировкаларда атлар тирләп кайткач туңып торырга тиеш түгел, - дип сөйләде Салават.

Ат яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен тренировкалардан тыш, туклану да бик мөhим. Чиста токымлы чабышкы ат үзенә аерым игътибар сорый. Аны Салават тиешенчә иртәнге сәгать 7дә үк ашата. Көнгә ике тапкыр солы бирелә. Рационда – кишер, бал, эре тоз, печән, витаминнар һ.б.

Чабыш атын тиешле бер график буенча гына ашатам. Тәмле ашатырга тырышам. Ашауны һәр көнне бер үк вакытта бирәм. «Страйкер Мун» көтеп тора, берничә минутка соңга калсам, холкын күрсәтә башлый. Тешләп алган чаклары да булды. Төп ризык – солы, аны кайнар суда бүрттерәм. Бүрткәч, солының күләме арта. Шуннан соң солыга көрпә (отруби) салам. Коры сөт (сухое молоко) бирәм, сөт атның гәүдә төзелешенә, үсешенә тәэсир итә һәм сөякләрен ныгыта.

Атның сөякләре һәм мускуллары дөрес үссен өчен махсус витаминнар бирәм. Авыр тренировкалардан соң да витамин кирәк. Ул «Электролит» дип атала, аны атның суына салып бирәм. Ат чапканда тирләп шактый витаминнар югалта, шуңа күрә махсус витаминнар эчерү яхшы булачак. Аларны ветеринария клиникасыннан сатып алам. Кыш көннәрне «Мюсли» дигән витаминнар бирәм. Җәй көне күбрәк яшеллектә йөртәм. Атны чабышка әзерли башлагач, ул шактый көч югалта, шуңа күрә ашау рационында бал да бар. Умартачылардан җәй көне сыйфатлы бал сатып алам. Атка глюкоза кирәк, ул хәл кертә, шуңа күрә бал бирәм. Шулай ук атның каршында һәрвакыт минеральле Гималай тозы тора. Ул аны бик яратып ялый, - ди Салават.



«Атның беркайчан да башына сугарга ярамый»


Салават атны кечкенәдән - алты айлык чагыннан йөртә. Аның фикеренчә, чабыш аты тик торырга тиеш түгел.

 Ат белән даими шөгыльләнгән очракта гына уңышка ирешеп була. Аның кечкенәдән аяклары, мускуллары, сулыш алулары формалашырга тиеш. Көн саен 4-5 км йөреп керәбез. Тренировкага иртәнге якта чыгу яхшырак, чөнки ул вакытта ат азрак тирли. Тренировкадан кайтып ике сәгать узгач кына атны ашатырга ярый, - ди Салават.

Салават атны тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирә. Юып, тарап кына тора. Атның тоягын кисү өчен Казан ипподромыннан махсус кеше чакырта.

Атның тоягын кисүгә бик җаваплы карыйм. Атның буыннары дөрес үссен өчен тоякларын яхшы итеп кисәргә кирәк. Шуңа күрә ике айга бер махсус кеше чакыртам. Без уңайсыз аяк киеме кисәк йөри алмыйбыз бит, шуның кебек инде. Ат тирләгәч чүп җыя һәм тәне аша да сулый. Атны щетка белән чистартып торам, бигрәк тә тренировка алдыннан чистартырга тырышам. Чөнки ул тынычланып кала, кулга ияләшә», - ди ул.


«Ат мине тавышыман ук таный»


«Страйкер Мун» Салаватка гына буйсына, башкаларны үз янына артык якын җибәрми.

Ат хуҗасына гына буйсына. Бер кешегә ияләнә һәм шуны гына якын күрә башлый. «Страйкер Мун» мине тавышымнан ук таный. Хәзер безнекенең бик шук чагы, энергиясен кая куярга белми. Чабышларга йөри башлагач басыла әле ул. Атлар яратуны аңлый. Ләкин айгыр атларга ныграк торырга кирәк. Ныграк тору – ул сугу дигән сүз түгел, азрак катырак тавыш белән әйтү дә җитә. Сабантуйларда күзәткәнем бар: атлары тыңламый башласа, тәҗрибәсез малайлар аларның башларына суга. Алай эшләргә бөтенләй ярамый, ат куркып калырга һәм башын бөтенләй  тоттырмый башларга мөмкин. Атларның хәтере бик яхшы, алар бар әйберне истә калдыра. Ипподромда чапканда ике яшьлек атларга камчы белән сугу тыела, җайдакларны камчы белән кертмиләр. Чөнки кечерәк атлар ныгып бетмәгән була, - ди ул.

Ат чабышында күп нәрсә җайдактан тора, дип исәпли Салават. Аның әйтүенчә, чиста токымлы атта чабучы җайдакларның авырлыгы 58-59 кг нан артырга тиеш түгел. Ипподромда җайдакларны үлчәп кертүләре хакында әйтте ул. Җайдакның авырлыгы җитмәсә, атка махсус йөк өстиләр икән. Салават хәзерге вакытта 59 кг, авырлыгын сакларга тырыша.

Ат спортын үстерүгә район игътибар бирми. Район җитәкчелеге тарафыннан ат тотучылар өчен чаралар оештырылмый. Балтач, Кукмара районнарында сезон ачылу, ябылу һәм башка бәйрәмнәрдә ат чабышлары уза. Шуңа күрә без башка районнарга йөрибез. Арчада юк ул, чабышны ат тотучылар акча җыеп үзләре оештыра. Югыйсә, Арчада ат асраучылар бик күп. Район халкы да Сабантуйларда ат чабышын яратып карый, - ди Салават.


«Берничә пони сатып алып, ат спорт мәктәбе булдырасым килә»


Салават йөк атлары да асрый, киләчәктә аларның саның арттырырга тели. Ләкин иң зур хыялы – чиста токымлы аты «Страйкер Мун» белән призлы урыннар алу. Салаватның тагын бер хыялы бар. Арчада ат спорт мәктәбе булдыру турында да хыяллана ул.

Зәринә кызым да минем кебек атлар ярата. Пони алуымны сорый, бераз үсә төшкәч алып бирми булмас. Берничә пони алып, ат-спорт мәктәбе булдырасым килә. Балалар атларны карарга еш килә. Күпләрнең утырып, йөреп карыйсылары килә. Ләкин чабышкы атларга утырып йөреп булмый, ул куркыныч, - ди ул.

Салават атлар янында күңеленә рәхәтлек ала, алар хакында сөйләгәндә аның күзләренә кадәр ялтырый. «Атларга нык яратсаң, бернинди чыгымнар турында да уйламыйсың», - дип саный ирем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100