Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават: «Бер ай эчмим мин – ураза вакытында, ике көн – ...»

news_top_970_100
Салават: «Бер ай эчмим мин – ураза вакытында, ике көн – ...»
Видеодан скриншот

Салават Фәтхетдинов әйтсә, бер әйтә һәм өздереп әйтә. Аның тагын бер цитатасы телеграм-каналларда тарала башлады. Салаватның бу сүзләре үзе турындагы һәм дә «әйтергә ярамый торган» темага кагыла.

«Бер ай эчмим мин – ураза вакытында, анысы инде закон, ике көн эчмим – 30, 31 февральдә», – дип көлдерә ул тамашачысын. Бу сүзләрен әйткәндә, эчми торган айның ураза ае икәнен кешеләр аннан да алдан әйтеп өлгерә.

Бу видеоны «Иптәшләр» каналы түбәндәге сүзләрне язып чыгарды:

«Элвин Грейдан соң, Салават Фәтхетдинов икенче тапкыр минем хәтердә камингаут* ясады.

Гомумән, Салават абый ураза вакытында һәм февральдә 2 көн генә эчми. «Зато» дөресен әйтә, мондыйны хөрмәт итәбез», – дип яза канал.

*(Ка́минг-а́ут, также ка́мин-а́ут, ка́минг а́ут и камина́ут — процесс открытого и добровольного признания человеком своей принадлежности к сексуальному или гендерному меньшинству, либо результат такого процесса.).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100