Салават белән Гүзәлем турында күршеләре: «Культурный кешеләрнең талашуы да матур»
Ике иҗади гаилә элек тә бергә видео ясап, тамашачыларына тәкъдим иткән иде. Видеоларны бик яратып караганнар иде, хәтта бергә фильмнар да төшерергә тәкъдим иткәннәр иде. Артистлар кабат шул сериядән видео тәкъдим итә.
Сценарий буенча Гүзәлем белән Салават Миңнеханов бик каты талаша. Бу тавышка күршеләре Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов чыга. Беренчеләре шул кадәр матур талашалар, икенчеләре аларны тыңлаган килеш сакалын да кырып бетерә, чәй дә эчеп алалар, җиләк-җимешләрен дә ашыйлар.
«Иртә таңнан күршеләр уятты. Культурный кешеләрнең талашуы да матур инде, тыңларга приятно», – дип шаярткан Гыймаева.
«Ике гаилә рәхәтләнеп фильм төшерә аласыз. Сезнең барысы да килеп чыгачак», «Сериал карарга кирәкми, мондый күршеләр булганда», – дип комментарийлар калдырганнар.
Салават белән Гүзәлем диалогыннан:
– Син нишләп бүген бик соң кайттың? Кайда йөрдең син төнге 3кә кадәр?
– Син гел мине аптыратасың! Уйнап йөрмәдем, эшләдем!
– Төнге 3кә кадәр нинди эш? Мин арыдым синең болай йөрүеңнән!
– Арысаң, бар, кайтып кит әниең янына. Әйберләреңне җыеп биримме?!
– Син шулай? Ну алайса...
– Нәрсә алайса, нәрсә алайса? Бар, бар, каян килдең, шунда кайтып кит.