news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават белән Гүзәлемнең кызы бөтен кибетне «сатып алган»

«Болай булса, әнисеннән дә арттырачак бу», — ди Салават Миңнеханов.

news_top
Салават белән Гүзәлемнең кызы бөтен кибетне «сатып алган»
https://www.instagram.com/salavat_minnikhanov/

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең кечкенә кызы Мәдинә бик йорт җанлы, уңган хуҗабикә булачак. Әтисе Мәдиненең кибет киштәләрен «бушатуын» видеога төшергән. Мәдинә кәрзингә яшелчә, җиләк-җимеш сала, аеруча кыярны күп итеп тутыра. «Болай булса, әнисеннән дә арттырачак бу. Берәрегезгә кыяр кирәкмиме анда?» — дип көлә әтисе.

«Азык-төлекне запас белән алып куя бу», — дигән Зәйнәб Фәрхетдинова. «Кыярны тозларсыз инде», «Маска ясар өчен кыяр, белмичә сайламас», «Әти-әнисе ач калмый мондый хуҗабикә белән», «Бу бала кыяр ярата, ахры», «Хәтәр кызлар белән яшисең син, Салават. Берсе бөтен кибетне сатып ала, икенчесе бер кул белән машина йөртә», — дип көлгәннәр инстачылар. «Бик уңган кыз бала үсеп килә», «Чын хуҗабикә булган бит бу», «Яз көне витаминнар ашарга кирәклеген Мәдинәкәй бик яхшы белә», — дип мактаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар