Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават белән Гүзәлемгә: «Берәр бәләкәй малай кирәк сезгә»

Яшьләр аулак өйдә җырлап-биеп күңел ачкан.

news_top_970_100
Салават белән Гүзәлемгә: «Берәр бәләкәй малай кирәк сезгә»
Владимир Васильев

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең кызлары Мәдинә әби-бабаларында кунакта калган. Иҗади гаилә үзе, Казанга кайтып, аулак өй оештырган. Романтик кичнең ничегрәк үткәнен Салават Миңнеханов инстаграмда күрсәтә. Яшьләр «Әй, хатын» дигән җыр җырлап, биеп күңел ача.

«Бик дөрес эшлисез! Бер-берегезнең кадерен белеп, бер-берегезне яклап-саклап яшәгез. Гомер бик тиз уза ул. Әби-бабайлар оныклар карар өчен инде алар», «Шәп бара аулак өй! Рәхәтен күрегез, бәхетле көннәрегез ешрак булсын, Мәдинәкәйне дә онытмагыз», — дип яза аларга инстачылар.

«Аулакта биеп вакыт үткәргәнче, Мәдинәгә иптәш турында кайгыртыгыз», «Романтик кичнең нәтиҗәсе буларак, берәр бәләкәй малай кирәк сезгә», — дип киңәш бирәләр.

«Күңелле үтә икән сездә аулак өйләр. Хәзер кич утырырга киләбез», — дигән берсе. «Кунакка килсәгез, романтиканы бозасыз бит», — дип җавап кайтара аңа икенчесе.

Җырчыларның әлеге видеосын аңлап бетермәүче дә табылган. «Ненормальные», — дип комментарий калдырган ул. «Без башкаларга охшамаган һәм шуның белән бәхетле дә. Безнең язылучыларыбыз да үзебез кебек иҗади, тормышны яратучы, уңышка ирешкән кешеләр, сезнеңчә нененормальныйлар. Аларга безнең белән бергә булганнары һәм матур комментарийлары өчен зур рәхмәт», — дип җавап язган Гүзәлем.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100